31 гыйнвар көнне районыбызда зур вакыйга булды - район мәдәният үзәгендә "Игенчегә мәдхия" дип исемләнгән алдынгылар слеты үткәрелде.

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Узып киткән 2016нчы елгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча районыбызда гына түгел, ә республика күләмендә ирешкән уңышларыбыз бар. Республикабыз күләмендә фидакарь хезмәт нәтиҗәсе нигезендә Балтач районы өченче урынны яулады. Шушы бөек хезмәт җиңүе уңаеннан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, бигрәк тә игенче-механизаторлар хезмәтенә хөрмәт буларак, ел да традицион рәвештә район җитәкчелеге тарафыннан алдынгылар слеты үткәрелеп килә. Әлеге чарага алдынгы хезмәт күрсәткеченә ирешкән хезмәткәрләрне олыларга мәртәбәле кунаклар - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, ТР Куркынычсызлык советы секретаре, районыбызның кураторы Айрат Шәфигуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев, элеккеге районыбыз башлыгы Марат Зарипов, Кукмара, Әтнә, Арча һәм Малмыж районы башлыклары да килгән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International