ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе
23,24 сентябрь көннәрендә Әтнә авылы клубы тарафыннан үткәрелгән "Көзге яхшы эшләр атналыгында" дигән акция кысасында, балалар тыл һәм хезмәт ветераннарының өйләренә барып йорт эшләрен башкарып , концерт номерлары белән сөендерде.

26
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

22 сентябрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "Мәгариф" журналы белән берлектә оештырган "Авыл укытучысы" конкурсының 3 йомгаклау этабына узып Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе Нигматуллина Раушания Фаил кызы 3 урын яулады.


25
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

   2017 елның 25 нче сентябрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләргә  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Абдуллина Ләйсән Ильсур кызы белән очрашу булып узды. 

2017 елның 25 нче сентябрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Экстремизмга-юк” айлыгы  кысаларында тернәкләнүчеләр көче белән “Террорга юк дип әйтик!” исеме астында гәҗит чыгарылды. Аның максаты - мөмкинлеге чикле кешеләргә һәм пенсионерларга терроризм һәм экстремизм турында күзалларга, hәм террор вакытында каушап калмыйча тиешле кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген искәртеп үтү иде.


22
сентябрь, 2017 ел
җомга
Себер тракты тарихы музее хезмәткәрләре 21 сентябрь көнне моннан 250 ел чамасы элек төзелгән Себер тракты юлына сәяхәт кылдылар. Себер трактының яхшы сакланган участогы Карадуган авылыннан 10 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан.

21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 21 сентяберендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.

 

Балтач шәһәр җирлегендә үзара салым акчасын нинди эшләргә тоту турында тәкъдимнәр кабул итү максатыннан шәһәр җирлеге депутатлары катнашында киңәшмә узды. Бу киңәшмәне район башлыгы һәм Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды. Анда референдумга кертеләчәк сорауларның төп темасы юллар һәм чишмә-коелар төзеклеге хакында иде. 

"Татарстан" хуҗалыгы быел бәрәңгене 150 гектарда утырткан. 

Салымнарны түләү һәм районда бурычлары булган гражданнарны барлау максатыннан, 20 сентябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә 18 авыл җирлеге башлыгы катнашында киңәшмә булып үтте. Әлеге киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 10нчы номерлы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Әлфия Нургалиевна Вәлиева, район суд приставлары вәкиле Филсинә Әшрәфҗанова, район башкарма комитетының беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район икътисад бүлеге җитәкчесе Фәнис Галимҗанов та катнашты. 


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә шушы көннәрдә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Саба районының янгынга каршы хезмәт күрсәтү отряды инженеры Латипова Г.Р. hәм Чепья авылы аерым посты җитәкчесе Минhаҗев Р.М. белән очрашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International