26 сентябрь көнне Куныр филиал № 12 китапханәсе һәм Куныр мәдәният йорты Куныр урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен "Без бергә" дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында укчыларга "Мәрхәмәтле Татарстан акциясе турында мәгълумат бирелде. Татар халык әкиятләренә нигезләнеп, укучыларга бердәм булырга, бер-береңә, дусларыңа, туганнарыңа ярдәм итеп яшәү серләре буенча кызыклы әңгәмә узды.
25 сентябрь көнне Куныр № 12 филиал китапханәсе һәм Куныр мәдәният йорты "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Изгелек кыл" дип исемләнгән акцияне башлау көнен үткәрде. Куныр авылында яшәүчеләргә акция турында мәгълумат җиткерелде.
Субаш мәдәният йорты китапханә белән берлектә, тәрбиячеләр көне уңаеннан “Кыю, уңган – булган кеше ул” дип исемләнгән, 31 ел Субаш балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Клара Нәҗипова белән очрашу үткәрделәр.Клара Васильевна күп кенә тәрбия өлкәсендәге сорауларга җавап бирде, истәлекләр белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Карары нигезендә, Республиканың архив эше буенча Дәүләт комитеты җитәкчелегендә Балтач районы башкарма комитетының архив бүлеге райондашларыбызны актив рәвештә “Тарихи Хәтер” (“Историческая Память”) дип исемләнгән проектта катнашырга чакыра.
Башкалабызда гүзәл затлар арасында барган мәртәбәле “Нечкәбил” матурлык республикакүләм конкурсына 23 сентябрь көнне йомгак ясалды. Әлеге чарада быел Балтачыбыз данын ике райондашыбыз: “Наз” бүлекчәсе директоры Тәнзилә Зәкиева һәм Сосна мәктәбе директоры урынбасары Эльвира Ситдыйкова яклады.Алар әлеге конкурста катнашып зур уңышларга ирештеләр
26 нчы сентябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре “Көзге мәрхәммәтлелек атнасы” кысаларында Балтач паркында “Онытылмас ядкәрләр” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр, өлкән яшьтәге Балтач халкына “Тормышыбыз маяклары” дип исемләнгән котлау листовкалары тараттылар.
26 сентябрь көнне Субаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Наз” тернәкләндерү үзәгендә өлкәннәр көне һәм Республика буенча үткәрелә торган «Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел “ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН ,”МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» дигән акция кысалары буенча бәйрәм чарасы үткәрделәр.
25 нче сентябрь көнне Алан авыл китапханәсендә "Игелекле башлангычлар көне" дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар әниләре белән агачлар утырттылар.
26 нчы сентябрь көнне Алан авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән авылда яшәүче Нурия апаның хәлен белделәр, эшләрендә ярдәм иттеләр.