ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

16 июнь  көнне Балтачта Шушма елгасы буенда, матур аланлыкта урнашкан “Сабантуй» паркында район Сабан туе  булды. Һава торышының  аяз булуы халыкка табигатьтә  бәйрәм итәргә мөмкинлек булдырды.  Мәйдан тутырып килгән  халык  игътибарына театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде.  Районның үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре   һәм  мәдәният  бүлеге  хезмәткәрләре,  үзешчән сәнгать коллективлары,  гармунчылар,  балалар сәнгать мәктәбе  укучылары тырышлыгы белән әзерләнгән ачылыш тантанасы бәйрәмебезне зурлап  кайткан  кунаклар һәм райондашларыбыз күңеленә дә хуш килде.  Ә инде Сабантуй  мәйданына  бизәлгән  җигүле атлар керү  бәйрәмебезгә үзгә бер ямь өстәде. Балтач Сабан туе тыныч, имин шартларда, оешкан рухта үтте. 

17.06.2018 Закировлар  Алтын туйларын билгеләп үттеләр

Быел бу мәртәбәле исемгә Муса Җәлил премиясе лауреаты, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», мәгариф ветераны  -  Җәмилә Абдулла кызы Сибагатуллинага, Нөнәгәр авылыннан озак еллар “ВЛКСМның 50 еллыгы” исемендәге колхоз рәисе булып эшләгән, бүгенге көндә Нөнәгәр авыл җирлеге каршындагы ветераннар Советы рәисе, хезмәт ветераны - Наил Салих улы Салиховка, “Сорнай” авыл хуҗалыгы җәмгыятенең сыер саву операторы - Ирина Владимир кызы Алексеевага һәм академик, химия фәне галиме Әхмәт Мазһар улы Мазһаровка (кызганыч, билегеле сәбәпләр аркасында Әхмәт Мазһаров катнаша алмады) “Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданины” исеме бирелде.
 

Россия Федерациясенең Урман кодексына үзгәрешләр кертелде


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

    14 ел рәттән матур традиция буенча Радик һәм Асия Закировлар гаиләсе 2018 елның 14 июнендә «Чын кунелдән» дип аталган хәйрия чарасы уздырдылар. Бәйрәмдә 166 инвалид бала чакырулы иде.

13 июнь көнне Кече Лызи урта мэктэбендэ “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен психологы Гүзәл Зиганшина наркотикларга каршы профилактик дәрес үткәрде.

Балтач районы Сабан туе 16 июньдә була, ә  ат чабышы, гадәттәгечә, "Сабантуй" паркы янәшәсендәге мәйданда уза. Ул 7 төрдән торачак:

- Татарстаннан читтә туган ярымтокымлы атлар – 1800м 
- Район җирлегендә тәрбияләнүче ярымтокымлы бияләр – 1200 м. 
- Район җирлегендә тәрбияләнүче ярымтокымлы айгырлар – 1800 м. 
- Татарстанда туган чиста токымлы бияләр – 1200 м. 
- Татарстанда туган чиста токымлы айгырлар – 1800 м. 
- Татарстаннан читтә туган чиста токымлы атлар – 1800 м. 
- Гарәп токымлы атлар – 1200м. 


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

     Хөрмәтле райондашларыбыз! Ерак  араларны якын итеп, туган якны сагынып кайткан кадерле кунаклар! Шушы көннәрдә барлык мөселманнарыбыз һәм татар халкы күркәм бәйрәмнәрне каршы алырга әзерләнә. Шул хөрмәттән, сезне, район башкарма комитеты, район Советы исеменнән Ураза гаете һәм милли бәйрәмебез – Сабантуйлары белән котларга рөхсәт итегез.


12
июнь, 2018 ел
сишәмбе

12 июнь - "Россия көне" районыбыз тарихында әһәмиятле вакыйгалар белән истә калыр мөгаен. Бүгенге тантаналы көндә район башлыгы Рамил Нотфуллин ТР Президенты Указы белән  районыбыз җирлегендә яшәүче ике Бөек Ватан сугышы ветеранына  "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды. Кече Лызи авылында гомер итүче Анатолий Кузьмич Медведев һәм Иске Салавыч авылыннан Мөхлис Хәбибулла улы Хәбибуллин әлеге медаль ияләре булдылар. Рамил Нотфуллин ветераннарга ил алдында куйган батырлыклары өчен рәхмәтен белдереп, исәнлек-саулык, иминлек теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International