2018 нче елның 6 нчы августында Светофорның туган көне уңаеннан, “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова һәм Лилия Зарипова җитәкчелеге астында ДЦ “Волонтер” активистлары “Сфетофорның туган көне” дип исемләнгән акция уздырдылар.
Татарстан Республикасы территориясендә 7 август көнне көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар яву көтелә. Яңгыр вакытында көчле җил булуы ихтимал. Җилнең көче 15-20 м/с тизлектә.
Соры базар ул - эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт килешүләрен язмача рәсмиләштермичә эш урыннары, рәсми документларда исәпләнмәгән хезмәт хакы бирү, хезмәт мөнәсәбәтләре сыйфатлары була торып, гражданлык-хокукый килешүләр рәсмиләштерү.
Мәгълүм булганча, 1-5 август көннәрендә Татарстанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Аның төп өлеше Казан шәһәрендә үтә. Әлеге чарада 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашуы көтелә. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру көтелә), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу күз алдында тотыла.
Әлеге форум эшчәнлегендә Балтач районы яшьләре дә катнаша. Бүген - 2 август көнне райондашларыбыз «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә оештырылган пленар утырышта катнаштылар. Проектлар аллеясе белән таныштылар.
3 августта көннең икенче яртысында һәм кичен Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар яву көтелә. Яңгыр вакытында җилнең көче 15-20 м/с. тизлеккә җитүе ихтимал. Һаваның температурасы – төнлә: +15..+19º, ә көндез: +28..+31º җылы булачак.
26 июль көнне «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (укучылар) берләшмәсенең Балтач үзәге "Романтик" ял лагерында "Алкогольнең зарары һәм киләчәккә тәэсире", "Наркоманиянең һәм тәмәке тартуның начар күренешләре" темаларына карата конкурс оештырган. Бу чарада барлыгы 112 кеше катнашкан.
2018 елның 2 августына Татарстан Республикасында һава торышы үзгәрүе көтелә. Көннең икенче яртысында урыны белән яшенле яңгыр. Яңгыр вакытнда җилнең көче 15-20 м/с булачак.
Балтач районы “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” директоры Әхмәтҗанова Альбина Валерьевна «Өстәмә белем бирү оешмасының иң яхшы директоры» номинациясендә 50 мең сум күләмендә грант отты. Альбина Валерьевнаны әлеге зур җиңүе белән ихлас күңелдән тәбриклибез, хезмәт юлында яңадан-яңа уңышлар телибез.
Пенсия фондында аңлатуларынча, пенсиянең арту күләме пенсионерның иминиятләштерү взносларына бәйле. 1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре артачак. Хәбәрдән күренгәнчә, өстәлмә өч пенсия баллын тәшкил итәчәк. 2018 елдан башлап иминият пенсиясен билгеләү өчен бер балл 81 сум 49 тиенгә тигез. Бу 235 сум 74 тиенгә тиң. Пенсия фондында аңлатуларынча, пенсиянең арту күләме пенсионерның иминиятләштерү взносларына бәйле.
Район ветеринария берләшмәсендә балалар арасында узган "Мин булачак ветеринария табибы" иҗади конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурс өч номинациядә үтте::сочинение, фотография һәм рәсем буенча.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева конкурста катнашкан иҗади эшләргә югары бәя бирде: "Һәр бала да үзенчә тырышкан, афәрин, булдырганнар!" диде ул. Ветеринария табибы һөнәренә карата бәяләмә биреп, йорт хайваннары белән бәйле мисаллар китерде. "Шулай ук балалар бакчасына, мәктәпләргә китерелә торган һәр азык-төлек, ягъни ит, сөт, йомырка кебек продукцияләр иң беренче биредәге лаборатория тикшеренүләре үткәч кенә безнең өстәлгә китерелә. Шуңа күрә әлеге оешма югары сыйфатлы, туклыклы азык-төлек белән тәэмин ителешкә зур игътибар бирә. Бу оешма безнең көндәлек тормышта өчен иң кирәклесе булуы белән аерылып тора", дип белгеләп үтте.