ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

1 октябрьгә кадәр пенсионерларның "Интернетка рәхмәт-2018" компьютер гыйлемлелеген өйрәнүдәге шәхси казанышлары дүртенче Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә.

Ул Россия Пенсия фонды, "Таттелеком" ПАО, өлкән буын гражданнарында компьютер һәм интернет гыйлемлелеген үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыру Координацион үзәге тарафыннан оештырылган. Бәйге номинацияләре: gosuslugi.ruминем тәҗрибәм порталы; Минем интернеттагы казанышларым; Интернет-эшмәкәр, интернет-эш бирүче; Интернет-туган якны өйрәнүче; Интернет-сәяхәтче. Бәйгедә катнашуга компьютер һәм интернет челтәрендә эш итү нигезләрен үзлектән үзләштергән өлкән яшьтәге (50 плюс) кешеләр һәм шулай ук махсус курслар тәмамлаган затлар чакырыла. Катнашу өчен www.azbukainterneta.ru сайтында гариза бирергә һәм шуңа өстәп үзеңнең бәйге эшен - номинациягә туры китерелгән эссе һәм фотографияләр тәкъдим итәргә.

Бер ел элек 280-ФЗ (Федеральзакон ) кабул ителде «Закон о лесной амнистии». Бу законны кулану халыкнын хокукларын якларга юнәлдерелгән.

Татарстан Росреестры бакчачылар өчен туры эфирда. 1 августа 11сәг. 18 мин Росреестр катнашында  «Татарстан радиосында»  «Социаль юнәлешләр» программасы була.

Татарстан Росреестры: өлешләп төзүдәге яңалыклар. 01.07.2018 елдан 214-ФЗ га төзәтмәләр өстәлде. Төп максаты: төзүчеләргә таләпләрне катгыйландыру, халык өчен куркынычлылыкны минимальләштерү.

Районыбызда “Урак–2018” кампаниясе башланып китте. Иң беренчеләрдән булып, “Труд” хуҗалыгы җомга – 27нче июль көнне үк уракка төште. Ул көнне хуҗалык комбайннары 60 тонна бодай суктырып алуга ирешкән.  Район башлыгы Рамил Нотфуллин урып-җыю чорын уңышлы гына  югалтуларсыз башкарып чыгарга дигән бурыч куйды. 


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 30 июлендә Балтач районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Наз» психологлары полициянең муниципаль хезмәткәрләре белән берлектә «Романтик» балалар лагерендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау  максаты белән квест-уен оештырды.

Аязучан-болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с,  урыны белән 14 м/с тизлеккә кадәр.

Төнге минималь температура +10..+13º,

көндез максималь температура +23..+27º.

Кече Лызи җирлегендә үзарасалым хисабына төзекләндерү эшләре дәвам итә. 

Кече Лызи җирлегендә плотина төзелә. Әлеге төзелеш берничә авылны берләштерер дип көтелә.

Үзара салым хисабыннан Нөнәгәр һәм Чутай авылларында юллар төзекләндерелде. Әлеге эшләрне ААҖ "Сельхозхимия"  башкарып чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International