2019 елның 12 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә интернационалист Шакиров Рафаэль Габделбәр улы белән патриотик очрашу үткәрде.
11 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә “Бәхет эзләгәндә” исемле китап күргәзмәсе язучы Шәриф Камалга 135 ел тулу уңаеннан ясап куелды.Китап укучыларга язучының тормыш юлы һәм иҗатына карата күзәтү үткәрелде.
2019 елның 12 февралендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балтач районында булды, анда ул 2018 елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган район Советы утырышы эшендә катнашты.
2019 елның 6 февралендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 19.12.2018 елның №10-190/кс карары нигезендә «2019 елга Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлекнең көнбатыш зонасы буенча ҖЧҖ «УК «ПЖКХ» каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча региональ оператор хезмәте күрсәтүгә бердәм тариф (өстәлгән бәягә салымны да кертеп) 439,03 сум/м3 , башка кулланучылар өчен (өстәлгән бәягә салымны да кертеп) 365,86 сум/м3 билгеләнелә.
2019 елның 12 февралендә Балтач Мәдәният йортында өченче чакырылыш Балтач район Советының егерменче җиденче утырышы узды.
Кайберәүләр без конвейерны уйлап таптык дип саный, чөнки ахырына кадәр барып җитсәләр дә - нәтиҗәсе һәрвакыт бер. Матур тән, бик яхшы физуха һәм тирә-юньдәгеләрдән комплиментларны кабартты! Егетләр - кызлар арасында чын-чынлап кызыксыну уята башлый. Безнең катнашучылар әйләнә-тирәбездәге иң яхшы нәрсәләрне генә күрә башлыйлар. Тормыш рәвешен һәм фикерләүне үзгәртә.
7 нчы февраль көнне Түбән Сосна авылы Мәдәният йортында гражданнар җыены булып узды. Җыенда финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ильясов Рафис Мәгъсум улы, "Сосна" ҖЧҖ директоры Ситдиков Фирдәүс Габдулла улы, Сосна авыл җирлеге башлыгы Габдрахманов Фәнил Сәлим улы, җирлек депутатлары, шулай ук авыл халкы катнашты.
11 февраль көнне Карадуган авыл китапханәсендә, 2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы уңаеннан , “Бар һөнәр мактаулы “исемле уен формасында чара үткәрелде.
9 февраль көнне “Балтач” универсаль спортзалында 2001-2002 нче елгы егетләр арасында Алмаз Нотфуллин истәлегенә район беренчелеге буенча көрәш ярышы узды.