4 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Мы Вас любим, уважаем» дип аталган бәйрәм программасы уздырылды. Чарага Балтач урта мәктәбенең 1-В сыйныфы укучылары һәм аларның әби-бабайлары килде.
Өлкәннәр көне уңаеннан чаралар дәвам итеп, 3 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Яхшылыкларга өйрәник, әби-бабайдан күреп” дип аталган очрашу кичәсе үтте. Кичә Балтач урта мәктәбенең 3-Б сыйныфы укучылары башкаруында җыр-бию, шигырьләр, курай һәм гармун моңнары белән үрелеп барды
29 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә кул көрәше-армрестлинг буенча бик зур уңышларга ирешкән спортчыбыз, Россиянең Халыкара класслы спорт остасы Әлфия Рәшит кызы Зыятдинова белән “Беләктә – көч, күңелдә – дәрт” дип аталган очрашу кичәсе үткәрелде. Данлыклы якташыбыз чарада катнашкан Балтач урта мәктәбенең 8-А сыйныфы укучыларын үзе белән якыннанрак таныштырды, спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары, бүләкләре турында сөйләде, армрестлингның алымнары турында аңлатты. Очрашуның икенче өлешендә Әлфия Рәшит кызы укучылар белән бергәләп спорт темасына башваткыч чиштеләр.
1 октябрь – Өлкәннәр көне – бик матур һәм бик мәгънәле бәйрәм.
15 сентябрь көнне Абдулла Алишның тууына 115 ел тула. Мәшһүр татар язучысы, әкиятләр остасы,батыр әдипнең туган көнен каршылап, 14 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Алиш – язучы да, батыр да” дип аталган әдәби иртә үтте. Чарага 1нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеме килде.
Ел саен яңа укучыларны җәлеп итү, укучылар кызыксынуын үстерү һәм китапны пропагандалау максатыннан Балтач китапханәсендә Ачык ишекләр көне уза. Һәм быел да 14 сентябрьдә «Китапханә - белем территориясе!" девизы астында китапханә бөтен ишекләрен ачты.
2023 елның 13 сентябрендә Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тула.
6 сентябрь – Китаплар уку көне. Бу бәйрәм өлкән китап сөючеләрнең генә түгел, ә китапны әле укырга гына өйрәнеп килүче нәниләрнең дә уртак бәйрәме. Чөнки китап – һәркемне маҗаралы дөньяга дәшүче дус, иптәш, сердәш ул.
1 сентябрь - Белем көне. Кеше гомерендә дистәләгән тапкыр кабатлана торган иң матур бәйрәмнәрнең берсе ул. Бүгенге көн тагын да истәлекле булып калсын дигән максат белән, Балтач Үзәк балалар китапханәсене хезмәткәрләре “Балтач” ял паркында яшь буынны бәйрәм белән тәбрикләделәр.
1994 елданбашлап22 август көнне Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.Бу көнне бөтен ил буенча бу мөһим датага багышланган төрле чаралар уза: патриотик акцияләр, күргәзмәләр, флешмоблар. Балтач үзәк китапханәсе «Дәүләт флагы - дан символы» дигән патриотик акция үткәрде.
Интеллектуаль җылыну ярдәмендә авыл халкы һәм кунаклары флаг тарихы һәм Россия флагының һәр төсе символлаштырган белемнәрен тикшерә алдылар. Шулай ук катнашучыларга флаерлар һәм триколор тасмалары тапшырылды.