Үзәк китапханә хезмәткәрләре Ленинград блокадасы бетерелгән көн турында сөйләделәр

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

27 гыйнвар көнне илебездә ике истәлекле дата - Ленинград блокадасы өзелү көне һәм Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. 
    1944 елның 27 гыйнварында, совет гаскәрләре Ленинград блокадасын тулысынча өзәләр. Россия халкы өчен бу хәрби дан көне аерым әһәмияткә ия. Бу фаҗигале һәм героик чор, дөнья тарихында аңа тиңдәш вакыйгалар юк. 
    Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көнендә кешелек милләтләргә каршы булган коточкыч вакыйгаларны искә ала. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында фашист Германиясе тарафыннан яһүд халкын эзәрлекләү һәм юк итүне “Холокост” дип атыйлар. Бу сүзне ишетүгә, тәннәр чемерди, йөрәкләр туңа.  
    Тарихның әлеге дәһшәтле вакыйгаларын онытырга безнең хакыбыз юк!
    24 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбендә “Без права на забвение” дип аталган хәтер сәгате үткәрделәр. 3 – В сыйныфы укучыларына әлеге вакыйгалар турында фактларга нигезләнеп, презентация ярдәмендә төпле мәгълүмат бирелде. Чарада катнашучылар “Непокорённый Ленинград” дип аталган китап күргәзмәсе аша да вакыйгаларны күзаллауларын киңәйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International