Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көненә багышлап үткәрелүче чаралар дәвам итә. 29 ноябрь көнне Балтач гимназиясенең 8-А сыйныфы укучылары “Әнием – дөньям нуры” дип аталган очрашу кичәсендә үзләренең әниләрен бәйрәм белән котладылар. Укучылар әниләргә шигырьле-җырлы бәйләмнәр бүләк иттеләр. Китапханә хезмәткәрләре тәкъдим иткән кызыклы уеннар да әниләрне бар яктан да “сынады”. Алар үзләренең җитезлеген дә, белемнәрен дә, тапкырлыкларын да сынадылар. Китапханәчеләр сәхнәләштергән мәзәкләр бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.