16 ноябрь көнне Балтач Үзәк мәчете каршында эшләп килүче “Әс-сәләм” тәрбия үзәгенә йөрүче сабыйлар Үзәк балалар китапханәсенә “Кызыл китап битләре буйлап” дип аталган экологик сәгатькә килделәр. Биредә кунаклар Кызыл китап белән якыннанрак таныштылар. Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт иткәндә, балалар юкка чыккан, сирәк очраучы, югала баручы һ.б. төрле тереклек ияләре турында күп мәгълүмат алдылар. Кызыл китап табигатьне сакларга чакырды һәм катнашучылар белән бергәләп кызыклы һәм мавыктыргыч уеннарда катнашты. Чара азагында күрсәтелгән “Сказки старого дуба” (1948) мультфильмы балаларга чын бүләк булды.