Сәяхәт – ул үзебез һәм безне чолгап алган дөнья турында күбрәк белү өчен, эчке һәм тирә-юньгә сәфәр ачкычы. Ул кешеләрнең иң яраткан шөгыльләренең берсе.
21 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә узган “Сәфәр итик бергәләп” (“Давайте путешествовать вместе”) дип аталган библио-сәяхәт дөнья гизәргә чакырды. Сәяхәттә катнашучылар – Балтач гимназиясенең 8-А сыйныфы укучылары – төрле илләр, башкалалар турында кызыклы мәгълүматлар белделәр. Сәфәрчеләр кызыклы уеннарда да катнашып, юлга чемодан “тутырдылар”, итальяннарның данлыклы пиццаларын “пешереп” карадылар, тәмле Бразилия кофесы белән сыйландылар, география темасына башваткыч чиштеләр.