9 март көнне Шубан авыл китапханәсе Шубан авыл мәдәният йорты белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Ягез әле, сылу затлар» конкурсы үткәрде.
2019 елның 7 нче марты конне 18.00 сәгатьтә "Балтач «Форпост" үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов Балтач муниципаль районының «Форпост» хезмәткәрләре, яшусмерлэр «Факел» клубына спорт тугэрэклэренэ йоручелэр хэм шуларнын эти - энилэре арасында «8 нче март» коненэ багышланган пневматик винтовкадан ату буенча спорт ярышы үткәрде.
2019 елның 7 мартында «Факел " яшүсмерләр клубында «Бөтен җир гаиләләре дуслыгы» дигән бәйрәм кичәсе узды. Кичә түгәрәкчеләр әзерләгән гимнасткалар чыгышы белән башланып китте. Балалар кунакларны якынлашып килүче бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар.
6 март көнне Кенәбаш авыл китапханәсе дә “ Иң яхшылырын укырга вакыт”: А.Алиш исемендәге премия лауреатларын укыйбыз Республика акциясенә кушылды. Акциядә Кенәбаш башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 11 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан (Казанда да), бозлавык;
- көндез көнчыгыштан буран һәм көчле җил 15 метрга кадәр.
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган республика чарасында катнашу
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне язның беренче бәйрәме - 8 Март Халыкар ахатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.
Балтач муниципаль районында янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан социаль карамакта торучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә рейдлар оештырылды.
2019 нче елның 7 мартында "Наз" Халыкка социаль хезмәт курсәтү үзәгенен социаль педагогы Наталья Закирова «Волонтер» үзәге активистлары белән берлектә карамакта булган әбиләрне 8 март бәйрәм уңаеннан котладылар, үзләре ясаган открыткаларны бүләк иттеләр.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 8 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил, көчәйгәндә, 16 метрга кадәр көчле җил көтелә.