ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында" Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында 2018 елның 25 декабрендәге 481-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 11 280 сум тәшкил итә.


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

2019 елның 12 гыйнварында көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран, бозлавык, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин

Кече Лызи мәдәният йортында Раштуа бәйрәме узды.  Театральләштерелгән тамаша, якшәмбе мәктәбе тәрбияләнүчеләре, Кече Лызи урта мәктәбе укучылары һәм мәдәният йортының фольклор коллективы катнашучыларның концерт номерлары куелды. Барысы да бер сулышта узды. Иганәчеләргә - шәхси эшмәкәрләргә Солтановка И. И., Мухин Н.А., Әхмәтова И. М., Хөсәенова Р. И., «Ялтра» кибетенә зур рәхмәт. Һәр бала бүләк алды.


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты 2018 елның 25 декабрендә «Һәвәскәр балыкчылар һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында  Федераль закон»га кул куйды

Чаңгы ярышы районыбыздагы оешма, предприятиялар җитәкчеләре һәм коллективлары арасында, шулай ук авыл ярышчылары арасында узды.

Тэги: чаңгы ярышлары

9
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

9 январь  көнне  Арбор авыл китапханәсендә татар халкының каһарман  шагыйре Фатих Кәримнең 110 еллыгы уңаеннан  “ Шагыйрь  һәм  солдат”  темасына  шигърият кичәсе  уздырылды.

 

Якындагы тәүлектә район буенча урыны белән салкын һава саклана, урыны белән томан көтелә.
2010 елның 10 гыйнварында төнлә төньяк-көнбатыш районнарда минималь һава температурасы -30,-32 °

2010 елның 7 гыйнварында 14.00 сәгатьтә «Балтач «Форпост» үзәге Балтач урта мәктәбенең «Факел» яшүсмерләр клубында пневматик винтовкадан һәм ОФП ату буенча Балтач урта мәктәбе, Норма урта мәктәбе, Балтач гимназиясе һәм аларның әти-әниләре арасында спорт ярышлары үткәрде.

4 һәм 7 гыйнвар көнне Көшкәтбаш авыл китапханәсендә  укучылар игътибарына 2019 елның юбиляр китапларына багышланган “Туган көнең белән, Китап!” темасына  китап күргәзмәсе тәкъдим иттелде.  

 

Урта Көшкәт авыл китапханәсендә клуб белән берлектә китап укучы балалар өчен Яңа ел тамашасы уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International