Чепья авыл китапханәсендә өлкәннәр һәм балалар белән уенлы- җырлы кичә оештырылды

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Христиан динендәге  халыкларның уеннар, шаян җырлар, нигъмәт тулы өстәлләр белән  үткәрә торган  бәйрәмнәре  шактый.  Күңелгә кереп кала торган шундый бәйрәмнәрнең берсе  - май чабу, ягни  Масленница  кыш беткәндә була.

10  мартта Чепья авыл китапханәсендә өлкәннәр һәм балалар белән уенлы- җырлы кичә оештырылды. Китапханәче  Май чабу бәйрәменең килеп чыгу тарихы, традицияләре турында   кыскача сөйләде. Өлкәннәр җырлады, тапкыр сүзләр әйтеште, балалар шигырь  сөйләде.  Бәйрәм  коймак белән чәй өстәле артында дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International