14 февраль көнне Кече Лызи мәдәният йортында отчет җыелышы булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Мухин С. А. 2018 ел нәтиҗәләре һәм 2019 елга планнар турында хисап белән, полициянең участок уполномоченные Төхфәтуллин Р. Р. җирлектә җинаятьчелек торышы турындагы хисап белән чыгыш ясады.
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Чепья авыл җирлеге хезмәткәрләре интернациональ бурычны үтәгәндә һәлак булган Гильванов Тәлгать Гозәир улының туганнары белән очраштылар.
Һава шартлары начараю сәбәпле (һава температурасы күтәрелү фонында күп явым-төшемнәр) биналар һәм корылмаларның түбәсеннән кар массалары төшү, кар нагрузкасы нәтиҗәсендә бина һәм киң очкыч конструкцияләр җимерелү, шулай ук елга үзәненең текә катламнарыннан, чокырлардан, карьерлардан, тимер юл өемнәре белән кар төшү мөмкин.
Районыбызның әфганчылары ел саен 15 февраль көнне һәйкәл янына митингка очрашуга, сугышта һәлак булган иптәшләрен искә алырга җыела.Быел да «Ватан сакчылары» һәйкәлендә очраштылар, яуда вафат булган һәм туган якларга кайткач бакыйлыкка күчкән иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алгач, тантаналы төстә венок салдылар.
13 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә “Батырлык юлы кайдан башлана” исемле викторина 6-8 сыйныф укучылары белән үткәрелде.
Чепья авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә 8 сыйныф укучылары өчен Әфганстан җирендә үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу үткәрелде. Очрашуда авыл җирлеге башлыгы, район “ яшь гвардия” лидеры да катнаштылар.
Скандинавия ягыннан көньяк-көнчыгыш юнәлештә йомылып килгән циклон Архангельск, Вологда, Түбән Новгород, Самара һәм Саратов өлкәләре, Удмуртия, Татарстан һәм Башкортостан республикалары территорияләрендә - кар рәвешендәге явым-төшемнәр һәм җилнең тизлеге 15 м/с.кадәр 16нчы февральдә Идел буе федераль округы территориясендә таралачак.
Район Советының утырышлар залында “Балтач районында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрнең 2018 елдагы эшчәнлеге һәм 2019 елга бурычлар” дигән темага киңәшмә узды, чыгышлар яңгырады.
2019 елның 12 февралендә «Факел» хезмәткәрләре түгәрәккә йөрүчеләр өчен Карадуган авылында урнашкан музейга экскурсия оештырдылар.
13 февраль көнне Урта Көшкәт авыл клубында китапханә белән берлектә гаскәрләрне Әфганстаннан чыгару көненә багышланган " Әфганстан-төзәлмәс яра» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Чарада катнашучылар бу сугышта һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.