Яшьләр форумнары-үз талантларын күрсәтергә, карьера үсеше серләрен белергә теләгән яшьләрнең мәгълүмати проектлары.
2019 елның 6 апрелендә «Хыял» яшьләр үзәге Шубан мәдәният йортында Шубан авыл җирлеге яшьләре өчен Яшьләр форумы үткәрде. Чарага Балтач район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге әйдәп баручы белгече Нуриева А. И., халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Нургалиев А. Р. , халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле Зәйнуллин Р. Ф. чакырылган иде.
Максат:
- талантлы актив кешеләрне һәм яшьләр командаларын төрле өлкәләрдәге иң актуаль мәсьәләләрне хәл итү процессына кертү;
- яшьләрнең һөнәри һәм иҗади үсеше.
Форумда 30 кеше катнашты: студентлар һәм эшче яшьләр.