6 апрель көнне Әтнә авыл клубында СХПК “Кама” күмәк хуҗалыгы сыер саучысы Гайфуллина Фәнүзә Хафиз кызы һәм балалар бакчасында тәрбияче Тухватуллина Гөлсимә Нигматҗан кызына 55 яшь тулу уңаеннан “Гомер бәйрәме” дип исемләнгән юбилей кичәсе булып үтте. Фәнүзә апа белән Гөлсимә апаны бәйрәмнәре белән котлап, аларның тормыш һәм хезмәт юлларын презентация аша күрсәтеп үттек. Шулай ук Кама күмәк хуҗалыгы рәисе Р.Н.Назипов һәм авыл советы җирлеге рәисе Р.Х.Заляев үзләренең иң изге теләкләрен җиткереп бүләкләр тапшырдылар. Сүз туганнарына, классташларына, хезмәттәшләренә күчте, алар да юбилярларыбызга изге теләкләрен җиткерделәр. Котлаулар ,теләкләр концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичәгә 64 кеше килде.