2019 елның 6 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә "СШОР"ВИТЯЗЬ" МАУ ачык беренчелегендә 2003-2004 һәм 2005-2006 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында Юрий Сорокин истәлегенә багышланган армрестлинг буенча ярышлар узды . Балтач муниципаль районының "Спорт мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесеннән 22 спортчы катнашты.
Призлы урыннар:
1 урын Сәләхетдинова Эльвира Янгул мәктәбе.
1 урын Сабиров Рамил Янгул мәктәбе.
2 урын Гайнетдинова Энҗе Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбе.
2 урын Мостафина Алсинә Чепья урта мәктәбе.
2 урын Зиннәтуллина Алинә Салавыч күппрофильле лицей.
2 урын Арыкова Вероника Чепья урта мәктәбе.
3 урын Афанасьева Алинә Чепья урта мәктәбе.
3 урын Вәлиева Камилә Салавыч күппрофильле лицей.
3 урын Габделхакова Руфия Янгул мәктәбе.
3 урын Хәбибуллина Әлфинә Янгул мәктәбе.
3 урын Зиятдинов Эрик Янгул мәктәбе.
Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!