ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2019 ел
җомга

2019 елның 13 февралендә «Факел " яшүсмерләр клубында Әфган сугышы ветераны, Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Кадиров Рамил Рафаэль улы белән түгәрәк өстәл артында очрашу узды.

2019 елның 14 февралендә "Балтач" ял паркы шугалагында " Хыял «яшьләр үзәге коллективы Балтач районы оешмалары арасында «Керлинг» спорт-күңел ачу уены үткәрде.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Көннең икенче яртысында һәм 15 февральдә кич белән, 2019 елның 16 февралендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, көньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарайган, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә

Хөрмәтле Балтач халкы!

Сезне  19 нчы февраль көнне  14.00 сәгатьтә Балтач мәдәният йортында  булачак Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р.Нотфуллинның һәм Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең отчет җыелышына чакырабыз.

 

13 февральдә 2019 елда Нөнәгәр  мәдәният йортында Нөнәгәр, Комаров-Завод,  Чутай авыл халкы җыены булды.

2019 елның 13 нче февралендә Балтач муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Сабирзянов Н.Н. катнашында  Югары Субаш авылында халык җыены  узды.  Анда  авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре,  җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, авыл старосталары, Югары Субаш, Тубән Субаш, Поч-Сосна, Каенсар авыллары халкы катнашты.                                                                                          

2019 елның 13 нче февралендә Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Галимуллин И.С. катнашында  Югары Шубан   авылында халык  җыены узды.  Анда  авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар,  Югары һәм Түбән Шубан  авыллары   халкы катнашты.

 13 февраль көнне  Шубан  авыл  китапханәсе «Куркынычсыз интернет» атнасы кысаларында китап  укучылары  өчен  «Интернет – дусмы, дошманмы?» дигән  әңгәмә үткәрде. 

2019 елның 13 февралендә 14.00 сәгатьтә Балтач  «Форпост» үзәге Балтач бистәсенең  «Батырлар Аллеясы» паркында Әфганстан Демократик Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу көненә Бөтенроссия акциясе кысаларында «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач гимназиясе укучылары катнашында чара үткәрде.

12 февраль көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә 2-3 сыйныф укучылары белән куркынычсыз интернет атналыгы уңаеннан «Куркынычсыз интернет» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International