5 апрель көнне үзәк балалар китапханәсенең уку залында Балтач урта мәктәбенең 3 А сыйныф укучылары өчен “Туган як табигатенә мәхәббәт” дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Укучылар рус язучысы Виталий Бианкиның иҗаты буенча инсценировка күрсәттеләр, китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр һәм язучының тормышына кагылышлы видеофильм, аның әсәре буенча төшерелгән мультфильм карап үттеләр.