ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 23 февралендә Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең «Сабантуй» ял паркында Балтач муниципаль районының авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре арасында өч төр ярыш  узачак.

Төзекләндерү концепциясе буенча иҗтимагый фикер алышу 

25 февраль, дүшәмбе

18: 00-20: 30

Район мәдәният йорты

 штп Балтач,

Ленин ур., 52

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Долгов Марат Шамил улының үз милкендә булган җир кишәрлекләрендә балтырганны бетерү буенча эшләр үткәрү буенча юридик затлар (шәхси эшмәкәрләр) һәм физик затлар вазыйфаларын билгеләү, шулай ук күрсәтелгән эшләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылык турындагы мәсьәләне карау тәкъдиме белән хаты килде.

19 февраль көнне Алан китапханәсендә “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән темага очрашу-әнгәмә  уздырылды .


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Карек Серма авылында яшәүче Игнатьева Агрофина Павловнага 19 февраль көнне 90 яшь тулды. 

19 нчы февраль көнне  14.00 сәгатьтә Балтач мәдәният йортында Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р.Нотфуллинның һәм Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе И.Д.Габрахмановның  отчет җыелышы булып узды.

18 февраль көнне  Көшкәтбаш авыл китапханәсендә “Әфган җире -  канлы  үлән” дигән күзәтү  үткәрелде. Әфганстан сугышы  турында күп белешмә бирелде. 

2019 елның 20-26 апрелендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Министрлыгы Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, «Сәләт» Татарстан Республика яшьләр иҗтимагый фонды һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы белән берлектә ИХО илләренең V Казан яшь эшмәкәрләр форумы оештыра.

Гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү максатыннан  Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, 2019 елның 18нче февралендә Балтач муниципаль районындагы «Наз «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар - Дилүс Гатиятуллин һәм Владимир Кондратьев белән очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International