«Факел» ПК хезмәткәрләре яшүсмерләр һәм балалар өчен «Йолдызлы дөнья серләре» дигән конкурс программасын оештырды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

12 апрель көнне бөтен дөнья Космонавтика көнен - кешенең космоска беренче очуына багышланган истәлекле датаны билгеләп үтә һәм без «Факел» ПК хезмәткәрләре яшүсмерләр һәм балалар өчен «Йолдызлы дөнья серләре» дигән конкурс программасын оештырдык. Космос тарихы белән танышканнан соң, балалар танып-белү һәм үстерүче конкурсларда катнаштылар:"планетаны тәртипкә куй","космик ребуслар", "космик тест", "космик викторина". Иң кечкенәләр «Ракета»аппликациясен ясадылар. Ахырда барлык балалар һәм яшүсмерләр флешмоб «ракета» җырын башкардылар.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International