Тоталь диктант-белемнәрне популярлаштыру максатыннан 2004 елдан Россиядә һәм дөньяның төрле илләрендә ел саен үткәрелә торган белем бирү чарасы.
2019 елның 13 апрелендә «Хыял» яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе Балтач муниципаль районы Советы каршындагы муниципаль Яшьләр парламенты белән берлектә «Балтач гимназиясе» нең актлар залында Бөтенроссия "Тоталь диктант-2019" үткәрде. Барлыгы 64 кеше катнашты.