13 апрель көнне Казан шәһәрендә үзәк стадионда республикакүләм ГТО фестивале үтте.
Спортсменнар 2, 3 чакрымга йөгерү, сыгылмалылык, гер күтәрү һәм башка төрле сынаулар буенча көч сынаштылар. Бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп Балтач районы данын яклаучы команда Сосна авылыннан Нигматуллиннар гаиләсе һәм Әнисә Мансуровна Закирова 2 нче урынны яулады. Аларга алга таба да зур җиңүләр һәм нык сәламәтлек телибез!