ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

25 апрельдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм «Татарстан  Республикасында авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча компетенцияләр  үзәге» тарафыннан  республиканың  29 муниципаль районыннан кооперативлар бухгалтерлары  һәм  рәисләре  өчен  Татарстан  Республикасы   авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларында бухгалтерлык исәбе  һәм  хисап бирү үзенчәлекләре  буенча  уку  семинары  уздырылды.        

25 апрельдә «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара  икътисадый  саммиты  кысаларында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  «Duwaya Investment L.L.C»   компаниясенең диркторлар  Советы  рәисе    Абделхамид  Мөхәммәд Дувайа  әфәнде  белән  узара  хезмәттәшлек  турында  килешүгә  кул  куйды. 

25 апрельдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара  саммиты  кысаларында   «АПК экспорты: ислам масс-маркеты киштәләрендә  кемне  көтәләр» темасына     сессиядә  чыгыш  ясады.   

24 апрельдә кунакчыл Балтач районы үз җирендә «Аҗаган» хәрби-спорт уенында катнашучыларны һәм кунакларны кабул итте. Катнашучылар саны елдан-ел арта бара, бу мәктәп укучылары арасында «Аҗаган» ның популярлыгы турында сөйли. Ярышларда Арча, Балтач, Әтнә, Яшел Үзән районнары катнашты.

26 апрельдә бөтен татар халкы күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. "Факел» яшүсмерләр клубында әдәби викторина үткәрелде, анда балалар актив катнаштылар.

Тукай бәйрәмен балтачлылар да тантаналы төстә билгеләп үттеләр.


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019нче елның 25 апрелендә "Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечлэре «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең 6 сыйныф укучыларына һәм коррекцион сыйныфында чаралар уздырдылар.

       24 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Россиядә Театр елы уңаеннан Балтач гимназиясенең 4 а сыйныфы укучылары белән Бөтенроссия кичке китапханә акциясе кысаларында “Күңелләргә нур салучы театр” дип аталган тематик кичә узды. Кичәдә Балтач урта мәктәбенең китапханәчесе Фәнзия Тухватуллина җитәкләгән театр түгәрәгендә шөгельләнүче балалар чыгыш ясадылар. Китапханәчеләр балаларга театр турында презентация ярдәмендә һәм әкият геройлары катнашында кызыклы мәгълүмат сөйләделәр. Чара спектакль күренешендә катнашучы балаларны рәхмәт хатлары белән бүләкләп тәмамланды.

Яз-табигатьнең уяну вакыты гына түгел, чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да. 2019 елның 24 апрелендә, «Язгы игелек атнасы» иреклеләр акциясе кысаларында «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре төзүчеләр урамында урнашкан балалар мәйданчыгын җыештырдылар.

Игътибар!
Федераль салым хезмәте үткәрә
АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ
салым түләүче физик затлар кеременә салым буенча салым законнары һәм салым декларацияләрен тутыру тәртибе турында мәгълүмат бирү буенча.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International