Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2020 елда язгы кыр эшләрен оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча Татарстанның барлык муниципаль районнары белән киңәшмә уздырды.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 23 март 18 сәгатьтән 2020 елның 24 март 18 сәгатькә кадәр:
- төнлә-иртән урыны белән көчле кар (Казанда да),
- буран, төнлә-иртән күз күреме 500 метрга һәм аннан да кимрәк начараю (Казанда төнлә-иртән);
- төнлә көчле җил 17-22 м/с (Казанда да), көндез урыны белән 15-17 м/с тизлектә;
- бозлавык (Казанда төнлә-иртән);
- юлларда бозлавык, кар өемнәре, кар боткасы (Казанда да).
ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм "Татарстан Республикасы Дәүләт архивы" дәүләт бюджет учреждениесе барлык теләүчеләрне конкурсларда катнашырга чакыра.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы белән таныштырды.
2020 елның 19 мартында «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» универсал спорт залында оешмалар арасында «Әти, әни, мин - спорт гаиләсе» спорт-күңел ачу уенының 6 нчы зонасын үткәрде.
2020 елның 20 мартында район җитәкчелеге төзелеш һәм капиталь ремонт объектлары буенча рейдлар үткәрде. Алар Смәел авылында мәдәният йорты, Шеңшеңәр авыл советы бинасы, Кариле авылында спорт залы, «Хыял» яшьләр үзәге бинасы, Балтач ш.т. б. 2 нче балалар бакчасы капиталь ремонты һәм Норма авылында балалар бакчасы төзелеше белән таныштылар.
Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 23 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- юлларда бозлавык;
- иртән һәм көндез төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге 15-20 м/c кадәр;
- иртән һәм көндез буран, бозлавык.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, шимбә, 21 мартта республика халкы Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге махсус чатыр мәйданчыкларында авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала алачак.
Республиканың 16 районы аграрчылары көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру буенча эш алып баралар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Әлки, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Теләче һәм Ютазы районнары игенчеләре эшкә кереште.
2020 елның 17 нче мартында МБУ «Хыял» яшьләр үзәге үзǝк китапханǝдǝ эшлǝүче яшьлǝр һǝм студентлар арасында ТАССРның 100 еллыгына багышлап «Нǝрсǝ? Кайда? Кайчан?» дип аталган интеллектуаль күңел-ачу уены үткәрде.