Бүген, 2020 елның 25 мартында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссия утырышын Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы алып барды.
Комиссиягә эш бирүче, билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк хезмәт хакы түләүче 20 оешма җитәкчесе һәм шәхси эшмәкәр чакырылган иде. Утырыш барышында предприятие җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттырырга һәм алар белән өстәмә килешүләр төзергә тәкъдим ителде. Алдагы хисап нәтиҗәләре буенча әлеге тәкъдимнәрнең үтәлеше турында анализ ясалачак.
2020 елның 25 мартында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Зарипов Илгизәр Наил улы белән очрашты.
Коронавирус йогышы таралуга бәйле уңайсыз хәлләрне исәпкә алып, шулай ук дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм оешмаларның хезмәт режимы буенча методик рекомендацияләр нигезендә, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан COVID– 19 таралышына каршы көрәшкә юнәлдерелгән чикләү чаралары кертелә.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 25 март 18 сәгатьтән 2020 елның 26 март 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, 4-9, урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -2..-5º. Көндез максималь һава температурасы +6..+9º. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.
Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла торга "Бөтен тормыш - уен" проекты кысаларында, инвалид балалар һәм аларның остазлары тарафыннан Норма авылы мәдәният йортында "Теремкәй" әкияте куелды.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 25 мартында төнлә һәм көндез урыны белән бозлавык көтелә (Казанда төнлә һәм иртән).
Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штаб утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча 86,5 млн сум күләмендә 36 кредит бирелде. 1 млрд 656 млн сумга 713 заявка хупланган инде. Беренче кредитларны «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк бүлекчәсе бирә башлады.
22 март көнне Таузар авыл клубында Балтач районының 90 еллыгы уңаеннан балалар арасында "Балтачым, Балтачым - кадерле туган ягым" дигән рәсем конкурсы узды. Чараның беренче өлешендә балалар Балтач районының истәлекле урыннарын, танылган шәхесләрен искә төшереп уттеләр. Ә инде икенче өлештә туган якка булган хисләрен рәсемнәрендә чагылдырдылар.