ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан, Балтач авылара Үзәк китапханәсе «Барысы да гаиләдән башлана» дигән акция игълан иткән иде, аның кысаларында 3 - 10 июль көннәрендә «Әти, әни, мин-китап укучы гаилә» дип исемләнгән фотоконкурс үткәрелде.

14 июль 18 сәгатьтән 15 июль 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

11-12 июльдә «Кара күл» ял базасында «Студсила» I студентлар форумы узды. Форум Балтач муниципаль районы студентлар Советы инициативасы белән Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм «Хыял» яшьләр үзәге ярдәме белән үткәрелде.

Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү, яңа короновирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан, Балтач район башкарма комитеты каршындагы санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе И.Ф. Гайнетдинов һәм сәркәтип Л.Н. Исламова белән берлектә Ленин урамы, Космонавтлар урамы буенча урнашкан азык-төлек товарларын ваклап сату объектларында һәм хезмәт күрсәтү объектларында рейдлар үткәрелде.

Татарстан Республикасы территориясендә атмосфера һавасының югары температурасы куелу сәбәпле, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне бозу нәтиҗәсендә каты көнкүреш калдыклары полигоннарының яну ихтималы зур. Атмосферага янган полигоннардан чыккан ташландык кешеләр сәламәтлеге өчен дә, әйләнә-тирә мохит өчен дә зыян китерергә мөмкин.

Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, алда торган Корбан гаете бәйрәме һәм күпләп корбан чалу йолаларын уздыру уңаеннан, республикага рөхсәтсез хайваннар кертү һәм сату, шулай ук чалу өчен махсус булмаган урыннарда корбан чалу очраклары булырга мөмкин. Бу, үз чиратында, йогышлы һәм инвазион авырулар, шул исәптән хайваннар һәм кеше өчен уртак (тилчә (ящур), себер түләмәсе, бруцеллез, туберкулез һ.б.) тарату чыганагы булырга мөмкин.

 


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Узган ял көннәрендә генә дә республикада суда 10 кеше үлгән, су коену сезоны башланганнан бирле суда 39 һәлакәт теркәлгән, су стихиясе корбаны - 36 кеше, шул исәптән өч бала, 10 кешене коткарып калганнар. Суда үлү очракларының артуы буенча хәлне үзгәртү өчен, республика районнарында мобиль патруль төркемнәренең махсус рейдлары актив үткәрелә, алар составында административ комиссияләр, район администрацияләре, полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, "Суда коткару җәмгыяте" хезмәткәрләре бар.

13 июль 18 сәгатьтән 14 июль 22 сәгатькә кадәр консультация – кисәтү

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының терлекчелек тармагы эше йомгаклары турында сөйләде.

2020 елның 23 июленнән 23 августына кадәр ремонт-төзелеш эшләре башкару сәбәпле Балтач-Әтнә-Зур Лызи 2 автомобиль юлы ябыла. Каракүлгә Ярак-Чурма авылы аша барырга мөмкин булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International