11-12 июльдә «Кара күл» ял базасында «Студсила» I студентлар форумы узды. Форум Балтач муниципаль районы студентлар Советы инициативасы белән Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм «Хыял» яшьләр үзәге ярдәме белән үткәрелде.
Форумны Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин ачып җибәрде. Үзенең котлау сүзендә студентларны актив һәм максатчан булырга чакырды һәм нәтиҗәле форум теләде. Шулай ук сәламләү сүзе белән Балтач районы студентлар Советы рәисе Иршат Бариев чыгыш ясады. Ул барысына да уңышлы форум теләде һәм катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.
Форум программасы кысаларында оештыручылар катнашучыларга командалар төзү, бау курсы, волейбол, Гигант шашка, идея штурмы һ. б. тренинглар әзерләделәр.
Көн ахырында форумда катнашучылар учак тирәли бергәләп Балтач районы студентлар Советының эш планнарын билгеләделәр һәм фикер алыштылар.