Азык-төлек товарларын ваклап сату объектларында һәм хезмәт күрсәтү объектларында рейдлар

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү, яңа короновирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан, Балтач район башкарма комитеты каршындагы санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе И.Ф. Гайнетдинов һәм сәркәтип Л.Н. Исламова белән берлектә Ленин урамы, Космонавтлар урамы буенча урнашкан азык-төлек товарларын ваклап сату объектларында һәм хезмәт күрсәтү объектларында рейдлар үткәрелде.

Рейдлар барышында оешмалар, шәхси эшмәкәрләр эшчәнлегенә карата таләпләр тикшерелде:

- хезмәткәрләрнең сулыш органнарын индивидуаль саклау чараларын (битлекләр, респираторлар) һәм кирәк булганда, кулларны индивидуаль саклау чараларын (перчаткалар) аларның карамагындагы объектларда, территорияләрдә һәм транспортта куллануны тәэмин итү;

-гамәлдәге санитар кагыйдәләрне һәм гигиеник нормативларны, шулай ук федераль дәүләт санитар-эпидемиология күзәтчелеген гамәлгә ашыручы орган (вазыйфаи зат) күрсәтмәләрен һәм таләпләрен тайпылышсыз үтәү;

-эш (смена) башланыр алдыннан көн саен хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү, респиратор авыру симптомнары (томау, тамак авырту, ютәл) турында сораштыру, шулай ук эш урыннарында эшләүчеләрнең тән температурасын алга таба үлчәү;

- тән температурасы югары булган, йогышлы авыру билгеләре булган затларның эшкә чыгуына юл куймаска.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International