5 сентябрьдә 8.00 сәгатьтә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачы көненә багышланган ярминкә ачыла. Шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша алалар.
ТАССРның 100 еллыгы, Татарстан Республикасы көне һәм Яр Чаллы шәһәре көне уңаеннан, Яр Чаллы шәһәре 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге сәнгатьле уку буенча «Уголок России, с детства дорогой. Нет тебя красивей, Татарстан родной» төбәкара конкурсы уздырды.
Пыжмара авылында җирлекнең халык җыены булып узды. Пыжмара авыл җирлеге Советының 2015-2020 еллардагы эшчәнлеге белән җирлек башлыгы Р.Х.Заляев таныштырды.
Балтач муниципаль районы Советының 2015-2020 еллардагы эшчәнлеге хакында Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.С.Галимуллин чыгыш ясады.
Алар халыкны сайлауларда актив катнашырга, лаеклы кандидатка тавыш бирергә чакырды.
«Шәфкатьлелек», «гафу итү», «башкаларның хокукларын хөрмәт итү», «хезмәттәшлек» - толерантлыкның төп өлеше.
3 нче сентябрь көнне Нөнәгәр авыл мәдәният йортында халык җыены булып узды. Җыенда контроль-хисап палатасы рәисе Кәримов Равил Вәгыйз улы, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Әхмәтханов Әлфрид Заһир улы чыгыш ясады. Шулай ук Нөнәгәр авыл җирлеге Советына депутатларга кандидат Әшрәпов Айдар Җәвит улының да чыгышы тыңланылды.
Бүген терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә «Батырлар аллеясы»нда 2004 елда Беслан фаҗигасе корбаннары истәлегенә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе узды.
3 сентябрь - Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Бүген, 3 сентябрь көнне, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин урып-җыю кампаниясе алдынгыларына вымпел һәм сертификатлар тапшырды.
Консультация – кисәтү
30 августта «Казан» халыкара ат спорты комплексында Республика көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган традицион ат-спорт бәйрәме узды.