«Уголок России, с детства дорогой. Нет тебя красивей, Татарстан родной» төбәкара конкурсы җиңүчеләрен котлыйбыз!

2020 елның 4 сентябре, җомга

ТАССРның 100 еллыгы, Татарстан Республикасы көне һәм Яр Чаллы шәһәре көне уңаеннан, Яр Чаллы шәһәре 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге сәнгатьле уку буенча «Уголок России, с детства дорогой. Нет тебя красивей, Татарстан родной» төбәкара конкурсы уздырды. Биредә кече яшьтәге балалар арасында ГБМБУ «Балтач урта гомуми белем мәктәбе»нең 3Б сыйныф укучысы Аскарова Зилия 1 урын, ә урта яшьтәге балалар арасында ГБМБУ «Балтач урта гомуми белем мәктәбе»нең 6Б сыйныф укучысы Абдрахманов Әмир 2 урынны яулады. Җитәкчеләре - Төхвәтуллина Фәнзия Зиннур кызы. Котлыйбыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International