2020 нче елның 29 нчы октябрендә Югары Субаш авыл җирлегендә яшәүчеләр Татарстанның цифрлы трансформация үзәге хезмәткәрләре белән очраштылар.
Хөрмәтле дуслар! Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның йөкләмәсе буенча 2020 елның көзге каникул чорында балаларның ялын оештыру һәм эчтәлекле итү максатыннан «Күңелле каникуллар» проекты кысаларында Балтач балалар сәнгать мәктәбендә мастер-класслар үткәрелә. Балтач муниципаль районының барлык чаралары #нескучныеканикулы2020 хештегы астында рәсми аккаунтларда урнаштырылачак.
Гөлсинә Хәбибуллина. "Төп нигездә тормыш гөрли". Ватаным Татарстан, №159 - 27.10.2020 ел
2020 нче елның 29 октябрендә Балтач районы башкарма комитетының балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны кисәтү буенча муниципаль хезмәткәр Татьяна Тургенева һәм Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гөлшат Сәләхова Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбенең 11 укучысы өчен «Нәфрәт һәм ксенофобия безгә юлдаш түгел» дигән дәрес үткәрде.
2020 елның 6 ноябрендә Балтач бистәсе һәм Чепья авылы үзәк урамнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Биредә район халкы кулай бәяләрдән кирәкле продуктларны сатып ала алачак.
Тиздән, бик тиздән көзге каникуллар җитә. Шул уңайдан, 29 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсе яңа журналларга көзге пресс-тур тәкъдим итте.
Балтач районының Карадуган авылында «Авыл территорияләрен төзекләндерү» программасы буенча келәт-музей төзелә. Бүгенге көндә биредә асфальт салына һәм брусчаткалы юл эшләнелә. Шул ук программа буенча һәйкәл территориясе коймаланды һәм аның алдында юл асфальтланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 565 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (44%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.
Балтач Үзәк зурлар китапханә хезмәткәрләре 2020 елга онлайн әдәби календарь әзерләде.
Балтач Үзәк зурлар китапханәсе «Китаплы җомга» проекты кысаларында хатын-кыз язучыларының тормышчан, мавыктыргыч бай эчтәлекле 5 китабын тәкъдим итә.