26 ноябрь көнне «Хыял» яшьләр үзәге яшьләр арасында «Логика кайда?» дип исемләнгән интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде.
27 ноябрь көнне 2008 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Галимуллин Рафил истәлегенә көрәш буенча ярыш узды. Ярышларда районның 13 мәктәбеннән 91 көрәшче катнашты (Борбаш, Балтач, Яңгул, Смәел, Норма, Чепья, Нөнәгәр, Куныр, Шеңшеңәр, Арбор, Пыжмара мәктәпләре, Балтач гимназиясе, Салавыч күппрофильле лицее).
27 ноябрь көнне "Дулкын" бассейнында коррупциягә каршы көрәш айлыгы кысаларында егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча район беренчелеге булып узды.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бик күркәм, олы мәгънәгә ия булган бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне каршылап, 26 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Мин – ӘНИ!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Районыбызның олы хөрмәткә лаек әниләре,гүзәл хатын-кызлар, ак яулыклы әбиләр! Сезне, һәр яшәлгән елның иң матур, җылы хисләр белән сугарылган бәйрәме - Әниләр көне белән тәбрик итәм!
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
26 ноябрь 18 сәгатьтән 27 ноябрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
25 ноябрь көнне «Хыял» яшьләр үзәге Әниләр көненә багышланган «Иң IQ әни» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде.
Бүген, 26 ноябрь көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының өченче зона этабын уздырды.