Әниләр көне - ул иң матур, иң кадерле, җылы бәйрәмнәребезнең берсе.
25 ноябрь көнне «Хыял» яшьләр үзәге Әниләр көненә багышланган «Иң IQ әни» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүче булып Фәйзрахманова Фирүзә танылды.
Әлеге чара гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләрне яхшыртуга, хөрмәт итүгә, әнигә - җирдәге иң кадерле кешеләребезгә ярдәм итәргә өндәүгә юнәлдерелгән иде.