"Мин – ӘНИ!" әдәби-музыкаль кичәсе

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бик күркәм, олы мәгънәгә ия булган бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне каршылап, 26 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Мин – ӘНИ!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Кичәдә Балтач урта мәктәбенең 7 Б сыйныфы укучылары һәм аларның әниләре катнашты.
Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче "Хыял" балалар театры клубына йөрүче китап укучылар театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Кичә җырлы-биюле сәламнәр белән, һәркемнең күңеленә үтеп керерлек, берсеннән-берсе гыйбрәтле кыйссалар белән үрелеп барды. Балалар әниләренә күңелләрендә булган ярату, хөрмәт хисләрен белдереп язылган хат бүләк иттеләр. Кичә азагында әниләрне матур сюрприз көтте: әтиләр тормыш иптәшләренә чәчәкләр бүләк иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International