Бүген, 26 ноябрь көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының өченче зона этабын уздырды. Әлеге чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте. Уенда Түнтәр, Субаш, Урта Көшкәт мәктәбе яшүсмерләре катнашты. Уен 6 этапта узды.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын - "Сәйлән" командасы (Түнтәр)
2 урын - "Энҗе бөртекләре" командасы (Урта Көшкәт)
3 урын - "Йолдызлар" командасы (Субаш)
Командаларга олы рәхмәтебезне белдерәбез! Уен бик күңелле узды!


