ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
2015 нче елның 21 апрелендә “Наз” тернәкләндерү булекчәсенә Урта Көшкәт мәктәбе укытучылары hәм укучылары катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хәйрия концерты белән килделәр. Концерт Михайлова Диананың “Алые паруса” исемле җыры белән башланып китте. Давыдов Илья, Игнатьев Андрей, Васильева Диана башкаруындагы җыр – тернәкләнүчеләр күңелен күтәреп җибәрде.

 22 апрель көнне Балтач үзәк  балалар китапханәсендә “Укыйбыз Тукай абыйны” исемле  әдәби кичә булып узды Кичәбезгә 2 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче уртанчылар төркеме №1 балалары килде. Китапханәче нәни китап укучыларны шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы, аның әсәрләре белән таныштырды. Кичәбез Г. Тукайның әсәрләреннән төзелгән викторина белән үрелеп барды.

 

21 нче апрель көнне Шөңшеңәр авыл китапханәсендә 6 нчы сыйныф укучылары өчен, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында,  “Беркем дә, берни дә онытылмый!” дип аталган интеллектуаль бәйге булып узды.  Укучыларга сугыш чоры әдәбиятының  үзенчәлекләрен  төшенергә ярдәм итү, бу чор язучыларының  иҗаты, тормышы белән кызыксыну уяту, туган илгә мәхәббәт, язучылар, шагыйрьләр тормышына соклану хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылган бәйге бик җанлы үтте. Укучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата үткән тәрбия сәгатьләрендә алган белемнәрен кулланып,сугыш тарихы буенча китапханәче әзерләгән сорауларга җавап бирделәр, тестлар эшләделәр. Бу чарадан һәр укучы үзенә файдалы мәгълүмат һәм кызыклы китап алып китте.  

2015 елның 21 апрель көнендә "Язгы яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы" кциясе кысаларында Балтач ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Р.Әхмәтханова, район ветераннар Советы рәисе Р.А.Абдуллин Балтач районында гомер кичерүче, авыр тормыш юлын үткән сугыш ветераннары гаиләләрен котладылар.
Яңгул китапханәсендә "Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чираттагы кичә булып узды.Бу кичәдә укучылар сугыш ветераннарының үткәне,тормыш юлы белән таныштылар.Шулай ук китапханәдәге стенд  һәм альбомнар белән таныштылар.Кичә һәркем өчен файдалы һәм кызыклы булды.

21
апрель, 2015 ел
сишәмбе

21 апрель көнне “Наз” үзәге базасында 18  яшьүсмер балалар һәм Бөек Ватан сугыш ветераннары  Мансур Хасбиуллин, Бибиниса Абдуллина һәм Зәмзәмия Гайфетдинова белән очрашу булып үтте. 

21 нче апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Илдә тынычлык булсын» дип исемләнгән тематик кичә булып узды. Кичәбезгә  2 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәни китап укучыларыбыз килде. Китап укучыларыбыз татар шагыйрьләре М. Җәлил, А Алиш. Ф. Кәримнең иҗаты һәм сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары белән таныштылар. Кичәбез презентация һәм матур шигырьләр белән баетылды. 

20нче апрель көнне район мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы тарафыннан мәгариф хезмәткәрләре арасында Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап җыр, шигырь, бию һәм композицияләр конкурсы үткәрелде.
Россия Президенты Владимир Путинның 2012 елның 10 июнендәге Указы нигезендә 21 апрельдә Җирле үзидарә көне бәйрәм ителә.

20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
16 апрель  көнне Пыжмара төп гомуми белем мәктәбендә Пыжмара  мәдәният йорты хезмәткәре, Пыжмара авыл китапханәчесе белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Утлы поэзия" исемле шигырь конкурсы үткәрелде. 
Конкурста 2-8 сыйныф укучылары катнашты. Җиңүчеләр: Латыйпова Дилә, Галимуллина Рамилә- 3 сыйныф, Зәкиева Камилә - 4 сыйныф, Ахметзянова Айзилә - 5 сыйныф, Таһирова Лилия, Җәмилова Гөлназ-6 сыйныф, Зәкиева Гүзәл - 7 сыйныф, Галимуллина Илвира- 8 сыйныф.
Жюри тарафыннан кызыксындыру призына Шаябтдинова Инзилә, Гайсина Айсылу, Кашаева Әминә- 2 сыйныф, Нәҗметдинова Зәринә- 3 сыйныф, Бариева Алинә - 4 сыйныф, Мөхәрләмова Гөлчәчәк- 5 сыйныф, Закирова Айзилә-7сыйныф укучылары лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International