27 апрель көнне үзәк китапханә тарафыннан уздырылган «Исләремннән чыкмый минем, көтә кебек кулъяклык»- иҗади эшләр бәйгесенә ике номинация буенча нәтиҗә ясалды.
1 номинация кулъяулык чигүчеләр:
1 урын- Галиахметова Энҗе- Кенәбаш авылы;
2 урын- Хайруллина Наҗия- Карадуган авылы;
3 урын- Саляхова Гөләндәм- Норма авылы;
Багаутдинова Ландыш- Яңгул авылы;
2 номинация сөлге чигүчеләр:
1 урын- Габделхакова Диләрә- Көшкәтбаш авылы;
2 урын- Хайретдинова Лилия- Арбор авылы;
3 урын- Хазиева Фирая- Нормабаш авылы;
Файзрахманова Ләбибә- Арбаш авылы;
28 апрель коне Бөек Ватан сугышының 70-еллыгы уңаеннан, сугыш ветераннарының һәм аларның гаилә әгъзәләренә бушлай юридик консультация үткәрелде.
28 нче апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә сугыш чоры балалары белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “ Балачакның соңгы көне яки кычыткан ашлы балачак” исемле очрашу кичәсе узды. Очрашуга авыр сугыш елларында тылда хезмәт күрсәткән мөхтәрәм өлкәннәребез килде. Кичәбез укытучы Замалиева Л.М җитәкчелегендә Балтач урта мәктәбенең 4В сыйныфы укучылары әзерләгән концерт программасы белән баетылды. Ветераннар китап укучыларны үзләренең сугыш хатирәләре белән таныштырдылар. Очрашу ахырында укучылар ветераннарга үзләре әзерләгән истәлек бүләкләрен тапшырдылар.
Шода авылында яшәүче Хәлиуллина Разия Хәлиулла кызына 28 апрель көнне 90 яшь тулды.
2015 елның 24 нче апрель көнне Россия күләмендә китапханәләр арасында “Библиосумерки-кичке китапханә” исемле акция булып узды. Быел без- Балтач үзәк балалар китапханәсе дә бу чарага кушылдык. Эш сәгатебезне дә 20 сәгатькә кадәр үзгәрттек. Бу акция вакытында төрле чаралар уздырдык.Чарабызга килгән кунакларны: әниләрне, дәү әниләрне клоун белән китаплар патшабикәсе каршы алды. Кичәбезне сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 129 еллык уңаеннан төзелгән ”Тукай китабын ал кулыңа” исемле викторина белән башлап җибәрдек, балалар әкият геройлары булып пантомимо күрсәттеләр, Убырлы капчыгыннан әдәби геройларның шәхси әйберләрен табып әкиятләр иленә кайтарырга ярдәм иттеләр, кечкенә балалар бик кызыксынып пазлы җыйдылар, яраткан әкиятләренә иллюстрацияләр ясап китапханәгә бүләк иттеләр һәм чарабыз күмәкләп мультфильм карау белән тәмамланды.
2015 нче елның 25 апрель көнне “Язгы яхшы гамәлләр атнасы” кысаларында “Наз” социаль-тернәкләну булекчәсендә Чепья урта мәктәбе укучылары катнашында хәйрия концерт булып узды.