5 май үзәк китапханәдә район китапханәчеләренең «Китапханәләрдә гаммәви эш формалары һәм аларны исәпкә алу» темасына семинары булып узды. Семинар барышында гаммәви эш формаларының һәрберсенә аерым тукталып, аларның үзенчәлекләре хакында аңлатылды. Бүгенге көндә китапханәләр эшчәнлегендә кулланыла торган эш формалары турында фикер алышуда Норма, Чепья №1 , Субаш, Кили, Салавыч, Смәел, Борнак, Урта Көшкәт авыл китапханәчеләре катнашты. Өстәмә һөнәри белем бирү курсларында белемен күтәреп кайткан Әтнә авыл китапханәчесенең чыгышы яшьләрнең иҗади активлыгын күтәрүдә китапханәләрнең роленә багышланды. Семинар барышында уздырылган бәйгеләргә йомгак ясалды, алда торган бурычлар билгеләнде.
28 апрель көнне Борнак авыл китапханәсендә 6-7 сыйныф укучылары белән сугышның 70 еллыгына багышланган“Күрмәсәмдә сугыш турында беләм” исемле викторина булды.
25 апрель көнне Борнак авыл китапханәсендә “Тукай- татар әдәбиятының кояшы” исемле әдәби кичә булып узды. Кичәбезгә 1-4 нче сыйныф укучылары килде. Кичәбез әдипнең тормышына, иҗатына багышланган викторина белән үрелеп барды.
4 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Хәтер яши, хәтер мәңгелек” исеме астында район конкурсы узды. Гала концертта халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең реабилитация бүлекчәсе белгечләре катнашып лауреат исеменә лаек булдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.
29 апрель көнне Балтач үзәк китапханәсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сугышка уралган язмышлар” исемендә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән Балтач урта мәктәбенең 10 А, 10Б сыйныф укучылары катнашында очрашу кичәсе үткәрде. Очрашуда тыл ветераннары Камалетдинов Хөсәен абый, Рамазанова Клара апа, балачаклары сугыш чорына туры килгән Гарәфетдинов Фәләхетдин, Давыдов Мөбин абыйлар сугыш вакытында, сугыштан соңгы чорларда тылда кичергән авырлыклары, газап-михнәтләре хакында күз яшьләре аша хәтирәләре белән уртаклаштылар.
27 апрель көнне үзәк китапханә тарафыннан уздырылган «Исләремннән чыкмый минем, көтә кебек кулъяклык»- иҗади эшләр бәйгесенә ике номинация буенча нәтиҗә ясалды.
1 номинация кулъяулык чигүчеләр:
1 урын- Галиахметова Энҗе- Кенәбаш авылы;
2 урын- Хайруллина Наҗия- Карадуган авылы;
3 урын- Саляхова Гөләндәм- Норма авылы;
Багаутдинова Ландыш- Яңгул авылы;
2 номинация сөлге чигүчеләр:
1 урын- Габделхакова Диләрә- Көшкәтбаш авылы;
2 урын- Хайретдинова Лилия- Арбор авылы;
3 урын- Хазиева Фирая- Нормабаш авылы;
Файзрахманова Ләбибә- Арбаш авылы;