27 октябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсенә “Укучының мәдәни көндәлеге” проеты кысаларында нәни китап укучылар “Балачакка кайтып киләм” исемле очрашу кичәсенә җыелды. Ә кичәбезгә якташыбыз, сабыйларга “Бирегез миңа түбәтәй” китабын бүләк иткән Фәридә апа Шакирова килде. Тәкъдир итү кичәсе язучының тормыш юлын, иҗатын яктырткан презентация белән бизәлде. Укытучылар Алсу Камилевна һәм Гүзәл Карамовна җитәкчелегендәге гимназиянең 4А, 4Б сыйныфы укучылары шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр, әсәрен сәхнәләштерделәр. Ә Фәридә апа укучыларга үзенең шигырьләрен бүләк итте.
Смәел авыл китапханәсе һәм Смәел гомум белем бирү мәктәбе китапханәсе китапханәчеләре 21 нче октябрь көнне 1-4 сыйныфларда белем алучы укучыларга “Укучынын мэдэни кондэлеге”н тапшырдылар. 2014 нче елда башлангыч алган әлеге проект бары 1нче сыйныф укучыларына адресланган булса,быелгы елда ул барлык башлангыч сыйныфлар өчен булуы белән аерылып тора.
Татарстаныбыз мәдәнияте, аның халкының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән балаларны таныштыруны максат итеп куйган әлеге проект ,балаларда гына түгел, без китапханәчеләрдә һәм укытучыларда зур кызыксыну уятты.