2015 елның 27 октябрендә “Социаль туризм» кысаларында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләндерү узучы пенсионерлар hәм инвалидлар Арчадагы Кырлай авылындагы “Тукай-Кырлай” музеенда экскурсиядә булдылар. Андагы ясалган әкият геройлары, күп төрле композицияләр, музей хезмәткәренең эчтәлекле сөйләве тернәкләнүчеләрнең күңелендә якты истәлек булып калды. Мондый чаралар өлкәннәргә истәлекләрне барларга, аралашу киңлеген киңәйтергә мөмкинлек бирә.