ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
4 нче ноябрь көнне Тубән Ошма авыл клубында "Халыклар бердәмлеге" көне уңаеннан яшьләр өчен әңгәмә уздырылды. Әлеге чарада катнашучылар бу бәйрәмнен килеп чыгышы, тарихы белән таныштылар. 

3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

  Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган кадерле  кыйммәтләр була.  Юк,  бу асылташлар түгел .  Бәясен  берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен тутыкмый , буыннан – буынга тапшырылучы   кыйммәт – ул  әдәби хәзинә. Шушы хәзинәне үз туган халкына бүләк итүче якташларыбыз,  тыйнак кына каләм тибрәтүче искиткеч сәләт ияләре    Флера апа Габдуллина белән Салиха апа Гаязовалар  3  ноябрь көнне Кили авыл китапханәсендә үткәрелгән  “Шигьрият – ул серле дөнья “ исемле очрашу кунаклары булдылар .  Очрашуда катнашкан һәркем илһам  һәм  якты хисләр алды.  Шагыйрәләребезнең  иҗатын укып аңлардай, дөрес бәяли белердәй үз укучылары булсын!          


2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

3 ноябрь көнне  19.00 сәг.тә үзәк китапханәдә Бөтенрусия акциясенә  кушылып “Сәнгать төне” узачак. Программада библиоселфи, мастер- класслар, сәнгать музеена сәяхәт, самовардан чәй эчү һәм башка кызыклы чаралар булачак.  Рәхим итегез!!!

30 октябрь көнне Казан шәһәрендә С.Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач-2015»татар җыры һәм уен коралларының VI конкурс-фестивале булып узды. Сәнгать мәктәбеннән Закиров Данил  домрада уйнап III урын (җитәкчесе Рамазанова Ризида Рәшитовна), Нәҗипов Нурзил вокал буенча III урын (җитәкчесе Гарәфетдинова Фәридә Фәритовна) алып кайттылар.

 

Кем эшләми, шул ашамый, ди татар халык мәкале. 2016 елдан башлап Татарстанда авыл хуҗалыгының игенчелек тармагына исәпләнгән бюджет акчасын хуҗалыкларга эшенә карап бүлә башлыйлар.

Моңа кадәр һәр хуҗалыкка тигезләп бүленә иде. Димәк, тырышып эшләп игеннәрдән югары уңыш алучы хуҗалыкларга дәүләт ярдәме бермә-бер артачак. Бу җәһәттән, безнең районга калҗаның зуры эләгер шәт. 2014 ел нәтиҗәләре буенча Балтач республика районнары арасында иң күп — 134 балл җыйган иде. Быел да игенчелектә ирешкән уңышлар кечкенә түгел, рейтинг нәтиҗәләре ноябрь азагына билгеле булачак диләр.

Шубан мәдәният йорты фойесында элеккеге авыл тормышын чагылдырган музей авылга килгән һәркемдә зур кызыксыну уята.

Район хуҗалыкларыннан техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлау буенча сөйләшергә килгән инженерлар да әлеге музейның эшчәнлеге белән дә таныштылар. Аларны монда куелган халкыбызның элекке көнкүреш куллану әйберләре белән авыл активисты Әминә Мөхәммәтҗанова таныштырды.

Берничә хуҗалыкта соңгы культуралардан бушаган басуны туңга сөрүне исәпләмәгәндә, район игенчеләре көзге кыр эшләрен уңышлы төгәлләделәр.

Инде техниканы кышкы саклауга куюны төгәлләгән, аларны 2016 ел язы өчен ремонтлый башлаган хуҗалыклар да бар. Шуларның берсе — «Алга» ачык акционерлык җәмгыяте. Биредә 7 комбайнны да юып-чистартып, агач түмәрләргә күтәртеп куйганнар. Терлек азыклары хәзерләү техникасы да махсус урыннарга урнаштырылган. Икенче бер зонада җир эшкәртү, үсемлекләрне тәрбияләү өчен кирәкле тагылма авыл хуҗалыгы машиналары тезеп куелган.

Өч кешедән торган бригада эш өчен кирәкле бөтен шартлар тудырылган мастерскойда аларны ремонтлау белән шөгыльләнә. 5 культиватор, 3 чәчкечне ремонтлаганнар инде. Район хуҗалыкларыннан семинарга килгән баш инженерлар боларны үз күзләре белән күрделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, киңәштеләр. Әнә «Сорнай», «Якты юл», «Яңа тормыш» хуҗалыклары баш инженерлары барлык төр җир эшкәртү машиналарын яңа елга кадәр ремонтлап бетерүне максат иткәннәр. «Алга»дагы кебек аларда да сезонда гына эшли торган трактор, комбайннарны саклауга куйганда ук кимчелекле узелларын ачыклап, аларга запас частьлар юнәтү хәстәрен хәзердән үк күрә башлаганнар. Бәя артмыйча калган ел юк. Аякны алдан киенгәч, борчу-мәшәкате дә кимрәк була, ремонтта арзангарак төшә, диләр.

Район күмәк хуҗалыкларында 5601 тырма, 234 чәчкеч, 278 культиватор, 284 каток ремонтлыйсы бар. 613 тракторны сезонда сынатмаслык итеп карап чыгу сорала. Эш күләме зур. Шуңа күрә һәр хуҗалыкта инде бүгеннән ремонт бригадалары оештырырга кирәк. Аларга «Алга»дагы кебек уңайлы эш шартлары тудырылсын, һәркайсы белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелсен, җиткерелгән заданиеләр һәм хезмәтләре өчен түләү тәртипләре язып куелган булсын. Хуҗалыкның баш агрономы җитәкчелегендәге комиссия кабул итеп алып язылган актка имза салынганнан соң техника ремонттан чыккан булып санала һәм шуннан соң гына аны ремонтлаучыларга хезмәт хакы язылырга тиеш. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре оештырган семинарның киңәшмә өлеше Шубан мәдәният йортында дәвам итте.

Идарә белгечләре Ришат Нуриев һәм Мәсхүт Гарипов авыл хуҗалыгының һәр өлкәсендә инженерлар эшчәнлегенең мөһим роль уйнавын күрсәтеп, хәзер, барыннан да бигрәк, техниканы дөрес итеп кышкы саклауга куюны оештыру кирәклегенә басым ясап сөйләделәр. Соңыннан техника белгечләре бер берсен 30 октябрьда булачак һәнәри бәйрәмнәре — Инженер-механиклар көне белән котладылар. Үз чиратыбызда бездә котлыйбыз. Тынгысыз һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар һәм сәламәтлек телибез.


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

 29 октябрь көнне Балтач үзәк паркында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәребез өчен шигърият кичәсе уздырдылар. Бу кичәгә шигырь язу остасы Хөрмәтуллина Мәгъмүрә чакырылды.  Өлкәннәребез Мәгъмүрә апаның матур шигырләрен тыңлап, җаннарына тынычлык алып, күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.

 


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

  25 октябрь көнне Кили авыл китапханәсендә  6-9 сыйныф укучылары катнашында ” Кеше кайчан матур була?” исемле матурлык дәресе үткәрелде. Кеше –  табигать тарафыннан яратылган иң бөек зат, ул бу дөньяга матур яшәү өчен туа. Ә матурлык – бик тирән мәгънәгә ия булган сүз ул. Кешене тышкы матурлык кына бизиме?  Кеше өчен иң кирәге – эчке матурлык, күңел матурлыгы. Без дә  кызлар белән матурлык сүзенең  күп мәгънәле булуын исбатлап, “ Кеше – җирнең иң гүзәл бизәге” дигән фикергә килдек.  

Һәр кеше эшле булып, эшләгәненә тиешлесен алып, янәшәдәгеләр кебек закон буенча салымын түләп тынычлап яшәргә хокуклы. Әмма арабызда законнарга буйсынмый яшәүчеләр, ягъни рәсми рәвештә теркәлмичә такси хезмәте күрсәткән, авыр йөк ташып акча эшләгәннәр шактый.  Хезмәт кодексына бәйле закон бозулар буенча  “Кайнар линия” эшләп килә. Андый очракларга тап булсагыз, кичекмәстән,  2-61-51, 2-59-35 номерларына шалтырата аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International