5 ноябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан китапханәбезгә килгән китап укучылар белән “Без тарихта эзлебез” исемле әңгәмә узды. Балалар Республикабызның дәүләт символлары белән таныштылар, Татарстаныбыз турында мәгълүмат алдылар. Әңгәмәбез әлеге теманы ачучы викторина сорауларына җавап бирү белән тәмамланды.
3 ноябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан гимназиянең 3 В сыйныфы укучылары белән берлектә “Дуслык белән көчле без” исемле тематик кичә булып узды. Кичәдә китап укучылар дуслык темасына шигырьләр сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, уеннар уйнадылар, шул теманы яктырткан матур әдәбият белән таныштылар. Ә кичәбез презентация белән баетылды.
30нчы октябрь –1нче ноябрь көннәрне Санкт-Петербург шәһәрендә «Өстәмә белем бирү һәм тәрбия системасының үсеш перспективалары» II Бөтенроссия конференциясе булып узды. Балтач балалар сәнгать мәктәбе "Иң яхшы өстәмә белем бирү учреждениесе" конкурсында, "Иң яхшы сәнгать мәктәбе" номинациясендә лауреат исемен яулады. Сәнгать мәктәбе директоры Кадырова М. Н. һәм теория укытучысы Корбанова Ю. А. конференциядә катнашып, диплом, кубок һәм медаль белән бүләкләнеп кайттылар.
“Мәктәп коллективына, укучыларга һәм аларның әти-әниләренә башкарылган эш өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!», дип хәбәр итте Миләүшә Кадырова
Кили мәдәният йорты китапханә белән берлектә җирлегебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәләребез Флёра Габдуллина һәм Салиха Гаязова белән "Шигърият - ул серле дөнья" дип исемләнгән очрашу уздырды. Кичәдә мәгънәле шигырьләр тыңланды, җырчыларыбыз кунакларга матур җырларын бүләк итте.
4нче ноябрь көнне, Сосна кумәк хуҗалыгы ашханәсендэ, "Һөнәре барнын, ашы бар!" исемле шофёрлар һәм механизаторларга бәйрәм кичәсе уздырылды. Бәйрәм табыны артында утырган һәр кеше бәйрәмнән канәгать һәм яңа үрләр яуларга көч, дәрт алып кайтып китте.
Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган кадерле кыйммәтләр була. Юк, бу асылташлар түгел . Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен тутыкмый , буыннан – буынга тапшырылучы кыйммәт – ул әдәби хәзинә. Шушы хәзинәне үз туган халкына бүләк итүче якташларыбыз, тыйнак кына каләм тибрәтүче искиткеч сәләт ияләре Флера апа Габдуллина белән Салиха апа Гаязовалар 3 ноябрь көнне Кили авыл китапханәсендә үткәрелгән “Шигьрият – ул серле дөнья “ исемле очрашу кунаклары булдылар . Очрашуда катнашкан һәркем илһам һәм якты хисләр алды. Шагыйрәләребезнең иҗатын укып аңлардай, дөрес бәяли белердәй үз укучылары булсын!
Хөрмәтле райондашлар!
3 ноябрь көнне 19.00 сәг.тә үзәк китапханәдә Бөтенрусия акциясенә кушылып “Сәнгать төне” узачак. Программада библиоселфи, мастер- класслар, сәнгать музеена сәяхәт, самовардан чәй эчү һәм башка кызыклы чаралар булачак. Рәхим итегез!!!
30 октябрь көнне Казан шәһәрендә С.Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач-2015»татар җыры һәм уен коралларының VI конкурс-фестивале булып узды. Сәнгать мәктәбеннән Закиров Данил домрада уйнап III урын (җитәкчесе Рамазанова Ризида Рәшитовна), Нәҗипов Нурзил вокал буенча III урын (җитәкчесе Гарәфетдинова Фәридә Фәритовна) алып кайттылар.
Кем эшләми, шул ашамый, ди татар халык мәкале. 2016 елдан башлап Татарстанда авыл хуҗалыгының игенчелек тармагына исәпләнгән бюджет акчасын хуҗалыкларга эшенә карап бүлә башлыйлар.
Моңа кадәр һәр хуҗалыкка тигезләп бүленә иде. Димәк, тырышып эшләп игеннәрдән югары уңыш алучы хуҗалыкларга дәүләт ярдәме бермә-бер артачак. Бу җәһәттән, безнең районга калҗаның зуры эләгер шәт. 2014 ел нәтиҗәләре буенча Балтач республика районнары арасында иң күп — 134 балл җыйган иде. Быел да игенчелектә ирешкән уңышлар кечкенә түгел, рейтинг нәтиҗәләре ноябрь азагына билгеле булачак диләр.