Хөрмәтле әдәбият сөючеләр!
“Факел” яшүсмерләр клубында район үзәк китапханәсенең күчмә китапханәсе эшли башлады. Татар һәм рус телендә әдәби китаплар укырга, газета-журналлар белән танышырга Сезне көтеп калабыз!
Безнең эш көннәре:
Сишәмбе, пәнҗешәмбе
16.00 сәг. – 19.00 сәг.
Смәел мәдәният йортында авыл хезмәтчәннәрен олылау һәм татар халкының моңлы җырларын халыкка яңадан кайтару максатыннан “Җырым сиңа газиз халкым!” дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.Авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән әлеге концертта авыл җирендә һәр тармакта хезмәт куючы профессия вәкиленә мәдхия җырланды, аларга багышлап котлау сүзләре әйтелде, татар халкының моңлы җырлары башкарылды, дәртле биюләр тәкъдим ителде.
Смәел мәдәният йортында яшьләр белән Көзге бал кичәсе үткәрелде.Кичәбез җыр-биюләргә, шаян конкурслар белән бәйләнеп барылды. Яшьләр көзге нигъмәтләрдән табын әзерләү осталыкларын күрсәттеләр.
Балтач үзәк китапханәсендә Республика яшьләр китапханәсе игълан иткән «Листая любимую книгу» - яшь рәссамнар бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
Бәйгегә 14 яшьтән- 25 яшькә кадәр булган 28 кеше катнашты.
Бәйге нәтиҗәләре:
1 урын – Шакирҗанова Айгөл Илгиз кызы- Карадуган авыл китапханәсе укучысы;
Кунаева Лилия Юрьевна- Урта Көшкәт авыл китапханәсе укучысы;
2 урын- Ахметшина Диния Вакил кызы- Пыжмара авыл китапханәсе укучысы;
Николаев Артур Юрьевич- Субаш авыл китапханәсе укучысы;
3 урын-Кузьмина Дарина Юрьевна- үзәк балалар китапханәсе укучысы;
Уразайкина Алина Валерьевна- Чепья №2 филиалы укучысы;
Призлы урынга лаек булган эшләр Республика яшьләр китапханәсендә бәйгенең 2 турына катнашачак.
5 ноябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан китапханәбезгә килгән китап укучылар белән “Без тарихта эзлебез” исемле әңгәмә узды. Балалар Республикабызның дәүләт символлары белән таныштылар, Татарстаныбыз турында мәгълүмат алдылар. Әңгәмәбез әлеге теманы ачучы викторина сорауларына җавап бирү белән тәмамланды.