Смәел авыл китапханәсендә яңа гаммәви эш формасы - талантлар аукционы үткәрелде.Аның барышында 2-4 сыйныфларда белем алучы балалар хәтердән шигырь ,әкиятләр сөйләп үз талантларын күрсәтеп, аукционга куелган призларга ия булдылар.
Балтач үзәк паркында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәребез өчен «Скандинавская ходьба» дигән яңа дәвалану төрен үткәрделәр.
Хезмәт алдынгыларына багышлап 4 ноябрь көнне Көшкәтбаш авыл клубында "Алтынга тиң сез тудырган хезмәт" дип исемләнгән кичә узды.
12 ноябрь көнне Чепьяда «Труд» хуҗалыгы базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зона семинары үткәрелә.
Көн тәртибендә бер мәсьәлә — 2016 ел кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләүне оештыру. Бу хуҗалыкта җир эшкәртү, терлек азыклары хәзерләү, урып-җыю өчен кирәкле барлык төр техниканы юып-чистартып, тиешле таләпләренә җиткереп кышкы саклауга куйдылар. Кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән мастерскойда, квалификацияле механизаторлардан торган бригада хәзер аларны ремонтлау белән шөгыльләнә. Республиканың Теләче, Арча, Мамадыш, Кукмара, Саба районнарыннан киләчәк делегацияләр алдында кызарырга туры килмәс, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең инженер-техник тәэминат буенча белгече Ришат Нуриев.
Кышлату чорында мул сөт сату хуҗалыкныӊ яшәешен уӊай тәэмин итү дигән сүз, чөнки бу вакытта игенчелек яисә башка тармактан керә торган керемнәр чикле.
Ә хуҗалыкны һәр көн саен алып барырга кирәк. Бу очракта сөтне җитештереп, уӊай бәядән сату иӊ кулае икәне һәркемгә мәгълүм. Бүгенге көӊдә районда ике хуҗалык, «Дуслык» һәм «Татарстан» 10 меӊ кг.нан артык сөт саталар. Беренчесендә бу сан 11420 кг. булса, икенчесендә 10220 кг. 10 меӊчеләр сафына керергә «Кызыл юл»лыларга бары 50 кг. сөт җитеп бетми, алар 9950 кг. сөт саталар. 8 меӊ кг. сөт сату чиген 3 хуҗалык – «Игенче», Тимирязев исемендәге һәм «Бөрбаш» хуҗалыгы узды. Калган хуҗалыкларга аларны куып җитү өчен һәйран тырышырга кирәк әле.
Безнеӊ табигать шартларында кырларга мул ашлама кертмичә югары уӊыш алу мөмкин түгел.
Минераль ашламаларны сатып алу өчен финанс средстволарыныӊ кысылган булуы аркасында кырларга органик ашламаларны чыгару аеруча игътибар сорый. Ел башыннан район буенча кырларга 524 меӊ 216 тонна органик ашлама чыгарылган, шуныӊ 70 меӊ тоннасы ноябрь аенда. Иӊ күп ашлама чыгарган хуҗалык ул - «Сосна», бу хуҗалык кырларына 57700 тонна органик ашлама озатылган. «Игенче» хуҗалыгы исә 40170 тонна ашламаны кырларга керткән. «Кызыл юл», «Алга», «Арбор», «Борнак», «Уӊыш» хуҗалыкларында чыгарылган органик ашламаныӊ күләме 20 меӊ тоннадан ким.
Хөрмәле райондашлар!
Балтач районы үзәк китапханәсендә һәр атнаның дүшәмбе, чәршәмбе көннәрендә 14.00 сәг.тән – 16.00 сәгатькә кадәр “Күңел җәүһәрләре” исемендә бәйләү түгәрәге эшли башлады. Ленура апа Сафина һәр теләгән кешене бәйләү серләренә өйрәтә.