Балтач “Наз”ында Салавыч мәдәният йорты.

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

26 октябрь көнне Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Салавыч мәдәният йортыннан үзешчәннәр хәйрия концерты белән килделәр. Зиганшина Фирая, Фатыйхова Миләүшә, Сибгатуллина Җәмилә апаларның җырлавы концертны җанландырып җибәрде. Гармунда Ильшат Галимуллин уйнаган көйләрне тыңлап туймаслык иде, ә Рамазан Фәрзиев үзе иҗат иткән шигырьләрен укып китте. Тернәкләнүчеләр үзешчәннәргә матур коцерт өчен олы  рәхмәтләрен җиткерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International