ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Смәел авыл китапханәсе һәм Смәел гомум белем бирү мәктәбе китапханәсе китапханәчеләре 21 нче октябрь көнне 1-4 сыйныфларда белем алучы укучыларга “Укучынын мэдэни кондэлеге”н тапшырдылар. 2014 нче елда башлангыч алган әлеге проект  бары 1нче сыйныф укучыларына  адресланган булса,быелгы елда ул барлык башлангыч сыйныфлар  өчен булуы белән аерылып тора.

Татарстаныбыз мәдәнияте, аның халкының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән балаларны  таныштыруны максат итеп куйган әлеге проект ,балаларда гына түгел, без китапханәчеләрдә һәм укытучыларда зур кызыксыну уятты.

2015 елның 22 октяберендэ социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.

 21 ноябрь көнне  Карадуган  гомуми  урта  мәктәбендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында 1-4  сыйныф укучылары белән  “ Китап дигән бер тылсым бар җирдә” исемле  мәдәни дәрес үткәрелде.  Укучылар китап,  беренче китапханәләр турында мәгъ-лүмат алдылар   Авыл китапханәчесе Мубаракшина Фирдания.яңа әдәби китаплар белән  таныштырды, күп китап укыган укучыларга бүләкләр тапшырды.  Мәктәп китапханәчесе  Галимҗанова Әминә мәдәни көндәлек, аның белән эшләү турында сөйләп үтте.

21 октябрь көнне  Мәдәни көндәлек кысаларында Яңгул авыл китапханәсе һәм Яңгул урта мәктәбе белән берлектә “Без мәдәниятле халык” дигән мәдәни дәрес үткәрелде. Китапханәчеләр башлангыч сыйныф укучыларын мәдәни учаклар белән, көндәлекне тоту, тутыру тәртибе белән таныштырдылар.

21 октябрь  көнне “Укучының  мәдәни көндәлеге” Проекты кысаларында Шода мәдәният хезмәткәрләре Шода мәктәбе укучылары өчен мәдәни дәрес үткәрделәр. Шода китапханәсе китапханәчесе укучыларны Татарстаныбыздагы һәм районыбыздагы мәдәният учаклары , көндәлек белән эшләү тәртипләре турында әйтеп китте. 
Кили авыл китапханәсендә 21 октябрь көнне бердәм мәдәни дәрес "Китаплар иленә сәяхәт" дигән исем астында үтте.Кили авылында 11 балага, Чапшар авылында 7 балага мәдәни көндәлекләр тапшырылды.

21 октябрь көнне Борнак башлангыч мәктәбендә китапханә һәм мәдәният йотры хезмәткәрләре катнашында 1-4 сыйныф укучылары өчен “Китап ал син кулыңа” исемле мәдәни дәрес үткәрелде һәм мәдәни көндәлек тапшырылды. Бу дәрестә китапханәче укучыларны Татарстаныбыздагы, районыбыздагы, авылыбыздагы мәдәни  учаклар турында сөйләде, мәдәни көндәлек тутыру тәртипләре турында аңлатты. Яңа китаплар белән таныштылар

 


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

21 нче октябрь көнне Ор башлангыч мәктәбендә  Шеңшеңәр авыл китапханәчесе укучыларны мәдәни көндәлек тапшыру уңаеннан, мәдәният учагының бер бүлеге булган авыл китапханәсе белән таныштырды һәм “Китап белән дус булганның, һәр ягы булыр күркәм” дип аталган мәдәни дәрес үткәрде. Бу дәрестә укучылар мәдәни көндәлекне тутыру кагыйдәләрен өйрәнделәр, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар һәм өйдә уку өчен яздырып алдылар.

2015 елның 21 октябрендә КЦСОН "Наз" үзәгендә "Барысы да үз кулыңда" исемле занятие уткәрелде. Гаиля һәм балаларга социаль хезмәте булекчәсе психологы яшь үсмерләргә һөнәр сайлау серләрен төшендерде һәм кеше хезмәтенә хөрмәт тәрбияләде.

 

 

21 октябрь көнне Куныр мәктәбенең 1-4 сыйныф укучыларына мәдәни дәрес үткәрелде.

Бу чарада Куныр авылы китапханәчесе Шакирзянова Г.Р,  Куныр авылы клуб мөдире Закирова Р.Г. балаларга мәдәниятнең ни кадәрле кирәк булуы, үзебезнең районыбызда, авыллларыбызда булган мәдәни учаклар турында сөйләнде, әнгәмә үткәрелде. Шушы дәрестә балаларга мәдәни көндәлек тапшырылды, аның белән ничек эшләргә кирәклеге аңлатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International