Социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

2015 елның 22 октяберендэ социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.

Экскурсияне бүлекчә җитәкчесе Мингазов Р.М. үткәрде. Ул иң элек бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырып үтте, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен  искәртеп үтте.

Экскурсия барышында Мингазов Р.М. янгын вакытында коткаручылар кия торган махсус киемнәр, янгын сүндерү, юл- транспорт хәлакәте вакытында кулланыла торган җайланмалар турында сөйләде. Янгын сүндерү машинасынын сигналы нәрсә аңлатканын да әйтеп үтте.

Экскурсия ахырында кабаттан янгын килеп чыга калса кая, ничек хәбәр итү телефон номерларын әйтеп үтте. Бу экскурсия тернәкләнү узучыларда зур кызыксыну уятты.  

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International